Онлайн трансляция

Свернуть

"Музыкаль сабантуй" кара һәм машина от: ТНВда иң рейтинглы проектның яңа сезоны башлана

"Музыкаль сабантуй" кара һәм машина от: ТНВда иң рейтинглы проектның яңа сезоны башлана

https://tnv.ru

21 Октябрь 2025, 11:20

447

1

"Музыкаль сабантуй" кара һәм машина от: ТНВда иң рейтинглы проектның яңа сезоны башлана
Узган ел ТНВда иң югары рейтинг җыйган "Музыкаль сабантуй" 25 октябрьдә 20:30 сәгатьтә эфирга кайта. Икенче сезонны караган һәм ТНВның Вконтакте төркемнәрендә үз фикерен калдырган тамашачы автомобиль оту мөмкинлегенә ия булачак. 

Проект тамашачыга өр-яңа формат тәкъдим итте. Ике буын артистларының көрәше, мәртәбәле жюри, иң яхшы тамашачы. «Музыкаль Сабантуй» проектының 2 сезонының төп яңалыгы - музыкаль мәйданда укучы һәм аларның остазлары очрашачак. Тамашачы Айдар Фәйзрахманов һәм Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов һәм Рифат Зарипов кебек дуэтларны күзәтә алачак. Шулай ук, көтелмәгән һәм кыю экспериментлар, стиль алмаштыру көтелә, мәсәлән, Нурминский белән Айфараның уртак номерында рэп һәм шансон жанрлары кушылачак.

Әлеге проект Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

 Автомобиль уйнатуда катнашу шартлары:

1. "Яңа Гасыр" ТРК АҖ Вконтакте рәсми төркемнәренә языл: https://vk.com/tnv_tatarcha һәм https://vk.ru/tatarstan_tnv.

2. "ТНВ Татарча" ВК төркемендә беркетелгән постларда комментарий калдырырга (https://vk.com/tnv_tatarcha)

3. Конкурс постын үз битенә ал(репост).

"Музыкаль Сабантуй: үз фикер алышынды калдыр" конкурсы 2025 елның 25 октябреннән 2025 елның 29 декабренә кадәр уздырыла. Нигезләмә.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Радис

Наш любимый канал ТНВ мы вас очень сильно любим и уважаем,просто привосходно ваши музыки, новости и многое другое,желаем крепкого здоровья всем от директора и младшему специалисту.

Аватар