https://tnv.ru
23 Октябрь 2025, 17:04
32
0

25 октябрьдә ТНВ каналында «Музыкаль сабантуй» проектының икенче сезоны премьерасы булачак. Бу проектның беренче сезоны рекордлы рейтинглар белән тәмамланып, күпсанлы караучыларның күңеленә кереп калды. Бу сезонда тамашачыларны яңадан зур сюрпризлар көтә.
Проектның беренче кунаклары – Татарстанның халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Айдар Файзрахманов. Аларның җырлары һәм яңа чыгышлары тамашачыларны сөендерәчәк. Алар барлыгы 6 турда көрәшәчәк.
«Музыкаль сабантуй»ның икенче сезонының ахырында иң актив тамашачылар арасында зур бүләк – яңа автомобиль уйнатылачак! Моның өчен ТНВның Вконтакте рәсми төркемнәрендә үз фикереңне калдыру мөһим.
25 октябрь, 20:30 сәгатьтә ТНВ каналында көтеп калабыз!
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0