Онлайн трансляция

Свернуть

ШАЯН ТВ үзенең яңа сайтын тәкъдим итте

ШАЯН ТВ үзенең яңа сайтын тәкъдим итте

https://tnv.ru

19 Ноябрь 2025, 09:33

52

0

ШАЯН ТВ үзенең яңа сайтын тәкъдим итте
Кичә KazanMall сәүдә үзәге кинотеатрында ШАЯН ТВ каналының яңыртылган сайтын тәкъдим иттеләр. Урыны махсус сайланган - зур экраннар аша сайтның барлык мөмкинлекләре белән дә танышып булды. Һәр кунакка, кинодагыча, попкорн өләшенде.

Чарада «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминев катнашты.

Беренчедән - сайтта хәзер мультфильнарны табу тагын да җиңелрәк. Икенчедән, бу платформа каналда үсеп килүче яшь алып баручы, блогерларны тагын да таныту өчен яңа платформа. Анда алар үзләре көндәлек блогларын алып барачак.

Платформа мобиль версиягә дә көйләнгән. Смартфоннар аша кергән кулланучылар берничә төймәдән үзләренә кирәкле мәгълүматны таба алачак. Бу - хәбәрләр, блоглар, кастинг мәгълүматлары, фотогалерея һәм башкалар. 

shayantv.ru татар һәм рус телләрендә алып барыла. Бүләк тә уйнаталар - тизрәк кереп кара.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов










Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар