https://tnv.ru
24 Ноябрь 2025, 09:33
96
0

Татарстан башкаласында Илһам Шакировның үсеш юлын тасвирлаган «Илһам» сериалы өчен кастинг башлана. Кастинг 25 һәм 26 ноябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Кече сәхнәсендә уза. Кастингта татар телен белгән профессиональ артистлар һәм иҗади шәхесләр катнаша ала. Татарстан, Башкортстан республикаларыннан, Мәскәү шәһәреннән һәм башка төбәкләрдән 300дән артык гариза килгән.
Сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланачак һәм артистның формалашуы, халыкара гастрольләре, беренче язмалары һәм иҗади эзләнүләре чорын тасвирлый.
Өч сериядән торган фильм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм шәхсән аның рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән төшерелә.
Проект милли материалның дөрес һәм табигый чагылышына зур игътибар бирә. Шуңа күрә командага Илһам Шакиров иҗаты белән якыннан таныш булган һәм татар сәнгате өлкәсендә тәҗрибә туплаган иҗатчылар җәлеп ителә.
Сериалның иҗат төркеме.
Сценарий авторы – Рөстәм Галиуллин, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры, язучы-драматург.
Диалоглар авторы – Илдар Кыямов, «Манзара» программасының баш мөхәррире, Илһам Шакиров исемендәге җыр конкурсы дипломанты, җырчыны шәхсән белгән, якыннан аралашкан белгеч.
Режиссёрлар – «Урыннар. Счастье за закатом» фильмы һәм «Хәситә» мюзиклы авторы Олег Кондрашов һәм Фәрит Бикчәнтәев укучысы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән режиссёр Рамил Гәрәев.
Оператор-куючы – Рәфыйк Галиев, «Күктау» һәм «Артек. Сквозь столетия» кебек 20дән артык фильм авторы.
Сериалны төшерү 2025 елның декабрендә башланып, 2026 елның җәендә төгәлләнәчәк. Локацияләр – Казан шәһәре, Татарстан районнары, шулай ук Уфа шәһәре һәм Башкортстанның Белорет районы.
Сериалда 70тән артык роль һәм күп кешеләр катнашындагы күренешләр булачак.
Кастингта татар телен белгән һәркем катнаша ала. Чара офлайн форматта уза.
Казан, Чаллы, Әлмәт, Әтнә, Мөслим, Уфа һәм Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче артистлар катнашу ниятен белдергән. Араларында – профессиональ артистлар да, экранда беренче адымнарын ясарга теләүчеләр дә бар. Бер рольгә Россиянең халык артисты Роза Хәйруллина чакырылган.
Бүлешергә
Комментарии 0