Онлайн трансляция

Свернуть

"Илһам" сериалына кастинг! Фоторепортаж

"Илһам" сериалына кастинг! Фоторепортаж

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2025, 15:58

167

0

"Илһам" сериалына кастинг! Фоторепортаж
Бүген, Татарстан 1 урамы буеча урнашкан Кәрим Тинчурин театры бинасында, ТНВ каналында чыгачак "Илһам" сериалы кастингы башланды. 

Кастинг кичә, онлайн форматта, Мәскәүдә иҗат итүче яки укучы актерлар белән башланды. Бүген һәм иртәгә Татарстанның барлык театрларыннан актерлар, һәвәскәрләр, студентлар һәм мәктәп укучылары үзләрен сынап карый. 



Сериал Илһам Шакировның тууына 90 ел тулуга багышланачак һәм артистның формалашуы, халыкара гастрольләре, беренче язмалары һәм иҗади эзләнүләре чорын тасвирлый.

Өч сериядән торган фильм «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм шәхсән аның рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән төшерелә.



Проект милли материалның дөрес һәм табигый чагылышына зур игътибар бирә. Шуңа күрә командага Илһам Шакиров иҗаты белән якыннан таныш булган һәм татар сәнгате өлкәсендә тәҗрибә туплаган иҗатчылар җәлеп ителә.

Сериалның иҗат төркеме.

Сценарий авторы – Рөстәм Галиуллин, Татарстан китап нәшрияты генераль директоры, язучы-драматург.



Диалоглар авторы – Илдар Кыямов, «Манзара» программасының баш мөхәррире, Илһам Шакиров исемендәге җыр конкурсы дипломанты, җырчыны шәхсән белгән, якыннан аралашкан белгеч.

Режиссёрлар – «Урыннар. Счастье за закатом» фильмы һәм «Хәситә» мюзиклы авторы Олег Кондрашов һәм Фәрит Бикчәнтәев укучысы, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән режиссёр Рамил Гәрәев.



Оператор-куючы – Рәфыйк Галиев, «Күктау» һәм «Артек. Сквозь столетия» кебек 20дән артык фильм авторы.

Сериалны төшерү 2025 елның декабрендә башланып, 2026 елның җәендә төгәлләнәчәк. Локацияләр – Казан шәһәре, Татарстан районнары, шулай ук Уфа шәһәре һәм Башкортстанның Белорет районы.

Сериалда 70тән артык роль һәм күп кешеләр катнашындагы күренешләр булачак.





Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар