https://tnv.ru
26 Ноябрь 2025, 15:03
16
0

ТНВ Татарча Вконтакте төркемендә "Мин беләм" интеллектуаль шоуның яңа чыгарылышы чыкты.
Тапшыру алып баручысы Гөлназ Асаева шоуда катнашучы җырчы, автор Ильмира Нәгыймовадан 10-15 елдан соң аның җырларын яшь җырчы башкарса, нинди фикердә булуын сорады.
"Җырласын. Синең җырыңа икенче сулыш бирү начар түгел бит ул. Син бит аны икенче тапкыр чыгарасын, тагын да халыкка җиткерәсең. Әлбәттә, беренче җырлаган җырчы гел беренче булып кала. Икенче кеше өчләтә матуррак җырласа да, бары беренче җырчы ул җырның “начальнигы” булып кала, гомер-гомергә. Ун кеше җырласа да яхшы гына. Җырны тагын чыгару, халыкка икенче вариантта тапшыру әйбәт әйбер. Була гына күрсен, җырлый гына күрсеннәр. Ул бит дәрәҗә. Яшьләр синең җырыңны башкарса, димәк, син - дәрәҗәле җырчы.

Бүлешергә
Комментарии 0