Онлайн трансляция

Свернуть

"Бер-бер хәл" сериалы режиссеры Алмаз Әкбәров: "Иң кызыгы алда әле!"

"Бер-бер хәл" сериалы режиссеры Алмаз Әкбәров: "Иң кызыгы алда әле!"

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2021, 12:31

1669

1

Бабай табылды, ләкин Мансурның проблемалары күбәйгәннән күбәя.

"Бер-бер хәл" сериалы режиссеры Алмаз Әкбәров: "Иң кызыгы алда әле!"
Бабай табылды, ләкин Мансурның проблемалары күбәйгәннән күбәя. ТНВ каналында "Бер-бер хәл" сериалы дәвам итә. Фильм алга таба тагын да кызыграк булачак, дип вәгъдә бирәләр авторлары.

Тамашачы сериалны яратып өлгерде инде. Фильмга карата алынган фикерләр - моны тагын бер кат дәлилли.

Социаль челтәрләрдә дә фикерләр күбәйгәннән-күбәя. Кемгә нинди герой якын, кайсы артист әйбәтрәк уйный, кемдер ике серианы рәттән күрсәтүне сорый. "Бер-бер хәл"нең баш режиссеры Алмаз Әкбәров һәркемнең фикере белән танышып бара.

Реҗиссер шунысын гына әйтте: иң кызыгы алда әле. Хәзер гаилә башлыгы Мансур фирмасын югалтудан курка. Аның гаиләсе йортсыз калырга мөмкин. Ә тормыш көтелмәгән очрашуларга бай. Мансур сыйныфташы Алексей Кажемякин белән күрешә. Мәктәп елларында, "кәҗә" дип үртәп йөргән малай, бүген чын эшмәкәр. Мансурның хатыны Настяга гашыйк булган Алексей Кажемякин, аны оныта алганмы? Бабайның хәтерен югалтуда Алексейның нинди катнашы бар? Сораулар күбәя генә.

Исегезгә төшерик, сериал Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү комиссиясе һәм Татнефть җәмгыяте фонды ярдәме белән төшерелде. "Бер-бер хәл" 20 декабрь тәмаланачак. Тамашачы режиссердан нинди сорауларга җавап бирүне сорыйлар? Алдагы серияләрдә нәрсә булачак?



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 1

Ильвера

Не успеваю посмотреть по тнв.Как можно посмотреть этот фильм в записи

Аватар

Новости партнёров