Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда +3 градуска кадәр суытачак

Иртәгә Татарстанда +3 градуска кадәр суытачак

https://tnv.ru

09 Сентябрь 2025, 14:41

202

0

Иртәгә Татарстанда +3 градуска кадәр суытачак
Иртәгә, 10 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшемнәрсез алмашынучан болытлы көн көтелә. Җил тизлеге 6-11 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +3..+8 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +16..+21 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +6..+8 градуска җитәчәк. Көндез һава +19..+21 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: pxhere.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар