Онлайн трансляция

Свернуть

+3тән +21 градуска кадәр: 16 сентябрьгә һава торышы билгеле

+3тән +21 градуска кадәр: 16 сентябрьгә һава торышы билгеле

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2025, 12:15

163

0

+3тән +21 градуска кадәр: 16 сентябрьгә һава торышы билгеле
Иртәгә, 16 сентябрьдә, Татарстанда явым-төшемнәрсез, коры һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән - томан. Җил тизлеге 2-7 м/с кадәр арта. 

Татарстанның гидрометеорология идарәсе синоптиклары алдагы төндә республикада һава температурасы +3..+8 градуска кадәр җитәчәк дип саный. Көндез +16..+21 градуска кадәр җылытачак.

Казанда төнлә температура +6..+8 градуска җитәчәк. Көндез һава +19..+21 градуска кадәр күтәрелә.

Фото: ТНВ, Алинә Шиһабетдинова

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар