Онлайн трансляция

Свернуть

Россия көнендә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал

Россия көнендә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал

https://tnv.ru

11 Июнь 2026, 16:50

9

0

Россия көнендә Татарстанда яшенле яңгырлар һәм боз явуы ихтимал
Җомга, 12 июньдә, Татарстанның кайбер районнарында кыска вакытлы яңгырлар, яшен булуы көтелә, урыны белән боз явуы да ихтимал. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте.

Төнлә республика буенча һава температурасы +11…+16 градуска кадәр төшәчәк. Көндез һава +22…+27 градуска кадәр җылыначак.

Җил төньяк һәм төньяк-көнбатыштан, секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк. Аерым районнарда җилнең тизлеге 15–20 м/с кадәр җитәргә мөмкин.

Казанда көндез явым-төшем көтелми. Төнлә +14…+16 градус, ә көндез +25…+27 градуска кадәр җылы булачак.

Фото: Сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар