https://tnv.ru
29 Июнь 2026, 13:57
220
0

Җәйнең беренче аеның соңгы көне Татарстанга җылы һава алып килмәячәк. Татарстан Гидрометүзәге фаразына караганда, сишәмбе, 30 июньдә, республикада төрле көчтәге яңгырлар көтелә — аз күләмдәгедән уртачага кадәр.
Республиканың көнчыгыш районнарында көчле явым-төшем булуы ихтимал. Җил төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан исәчәк: төнлә аның тизлеге секундына 6–11 метр, урыны белән 15–18 метрга кадәр көчәячәк. Иртән һәм көндез җил 8–13 метрга җитәчәк, ә кайбер урыннарда тизлеге 17–22 метрга кадәр булачак.
Алдагы төндә Татарстан буенча һава температурасы нибары +10…+15 градус тәшкил итәчәк. Казанда +13…+15 градус көтелә. Көндез республикада һава +18…+23 градуска кадәр җылыначак, башкалада исә +21…+23 градус булачак.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0