Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда яңгырлар һәм салкыннар чигенә: эссе кайчан киләчәк?

Татарстанда яңгырлар һәм салкыннар чигенә: эссе кайчан киләчәк?

https://tnv.ru

29 Июнь 2026, 15:14

47

0

Татарстанда яңгырлар һәм салкыннар чигенә: эссе кайчан киләчәк?
Татарстанда яңгырлы һәм салкын һава торышы акрынлап тәмамлана. Татарстан Гидрометүзәге мәгълүматларына караганда, шимбә, 4 июльдә, һава температурасы +25…+30 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Сишәмбе, 30 июньдә, республикада яңгырлар көтелә, көнчыгыш районнарда алар көчле булачак. Җил тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитә ала. Төнлә һава температурасы +10…+15 градус, көндез +18…+23 градус булачак.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә дә яңгырлар саклана, әмма һава җылыта башлый. Көндез температура +20…+25 градус, республиканың көнбатышында +28 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Җомга, 3 июльдә, сизелерлек явым-төшем көтелми. Көндез һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак. Башлангыч фараз буенча, чын эсселек Татарстанга шимбә, 4 июльдә киләчәк — һава +25…+30 градуска кадәр кызачак.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар