Онлайн трансляция

Свернуть

1 июльдә Татарстанда яңгыр, томан, яшен һәм боз явуы көтелә

1 июльдә Татарстанда яңгыр, томан, яшен һәм боз явуы көтелә

https://tnv.ru

30 Июнь 2026, 16:10

210

0

1 июльдә Татарстанда яңгыр, томан, яшен һәм боз явуы көтелә
Чәршәмбе, 1 июльдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кайбер урыннарда кыска вакытлы һәм уртача яңгырлар явачак, ә көнчыгыш районнарда көчле яңгырлар көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге кисәтте.

Төнлә һәм иртән республиканың аерым районнарында томан төшүе ихтимал. Көндез исә көнчыгыш районнарның кайберләрендә яшенле яңгыр, боз явуы мөмкин.

Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6–11 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге секундына 15–20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

1 июльгә каршы төндә Татарстанда һава температурасы +11…+16 градуска кадәр төшәчәк. Казанда төнлә +14…+16 градус көтелә. Көндез республика буенча һава +21…+26 градуска кадәр җылыначак, ә башкалада +23…+25 градус булачак.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар