Онлайн трансляция

Свернуть

10 июльдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә

10 июльдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә

https://tnv.ru

09 Июль 2026, 14:18

369

0

10 июльдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә
Җомга, 10 июльдә, Татарстанда һава температурасы тигез бүленмәячәк. Республикада кыска вакытлы яңгырлар, яшен, ә төнлә һәм иртән аерым районнарда томан көтелә.

Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр иткәнчә, җил төньяктан төньяк-көнчыгышка таба үзгәрәчәк, тизлеге секундына 6-11 метр булачак. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин, ә яшен вакытында кыска вакытлыча 15-18 метрга кадәр көчәюе ихтимал.

Төнге сәгатьләрдә республика буенча һава температурасы +14…+19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез Татарстанда һава +21…+26 градуска кадәр генә җылыначак. 30 градуслы эсселек республиканың көнбатыш һәм көньяк районнарында гына мөмкин.

Казанда җомгага каршы төндә термометр баганалары +17…+19 градуска кадәр төшәчәк, ә түбән урыннарда +14…+16 градус булуы көтелә. Көндез шәһәрдә һаваның максималь температурасы +28…+30 градус тәшкил итәчәк.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар