Онлайн трансляция

Свернуть

Ялларга һава торышы билгеле булды

Ялларга һава торышы билгеле булды

https://tnv.ru

24 Июль 2026, 12:02

499

0

Ялларга һава торышы билгеле булды
Татарстан Гидрометеорология үзәге белгечләре ял башындагы һава торышы турында хәбәр итте. Шимбә, 25 июльдә, республикада кайбер урыннарда кыска вакытлы яңгырлар явар, төнлә аерым урыннарда көчле булырга мөмкин.

Кайбер районнарда яшенле яңгыр да көтелә. Җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, яшен вакытында 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин.

Алдагы төндә һава температурасы республика буенча +16…+21 градус тәшкил итәчәк (Казанда +19…+21, түбән урыннарда +17…+19 градус).

Көндез Татарстанда һава +28…+33 градуска кадәр җылыначак. Башкалада термометр баганалары +30…+32 градуска күтәреләчәк.

Фото: Сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар