Онлайн трансляция

Свернуть

30 июльдә Татарстанда сизелерлек суытачак

30 июльдә Татарстанда сизелерлек суытачак

https://tnv.ru

29 Июль 2026, 11:40

146

0

30 июльдә Татарстанда сизелерлек суытачак
Пәнҗешәмбе, 30 июльдә, Татарстанда һава торышы сизелерлек салкынаячак. Төнлә урыны белән, көндез республиканың күпчелек районнарында аз, уртача, ә кайбер урыннарда көчле яңгырлар һәм коеп явулар көтелә.

Аерым районнарда яшен булырга, боз яварга мөмкин. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк, соңрак көньяк-көнбатышка күчәчәк, тизлеге 6–11 м/с булачак. Урыны белән җилнең 15–20 м/с ка кадәр, ә кайбер урыннарда 24 м/с ка кадәр көчәюе ихтимал, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометүзәк белгечләре.

Алдагы төндә республика буенча һава температурасы +14…+19 градуска кадәр төшәчәк, Казанда — +15…+17 градус. Көндез Татарстанда һава нибары +18…+23 градуска кадәр җылыначак, көнчыгышта +27 градуска кадәр булуы мөмкин. Башкалада +20…+22 градус көтелә.

Фото: сгенерировано ИИ / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар