Онлайн трансляция

Свернуть

31 июльдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә

31 июльдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә

https://tnv.ru

30 Июль 2026, 13:45

16

0

31 июльдә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар һәм яшен көтелә
Җомга, 31 июльдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә. Аерым районнарда яшен булырга, урыны белән боз яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән кайбер урыннарда томан төшәчәк.

Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан исәчәк, тизлеге 5–10 м/с булачак. Урыны белән җилнең тизлеге 13 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин, яшен вакытында кыска вакытлы көчәюләр 15–18 м/с ка кадәр җитәчәк, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометүзәгендә.

Алдагы төндә республика буенча һава температурасы +11…+16 градуска кадәр төшәчәк, Казанда — +14…+16 градус. Көндез Татарстанда һава +18…+23 градуска кадәр җылыначак, башкалада +21…+23 градус көтелә.

Фото: сгенерировано ИИ 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар