Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда июль азагы — август башында һава торышы нинди көтелә?

Татарстанда июль азагы — август башында һава торышы нинди көтелә?

https://tnv.ru

30 Июль 2026, 15:50

28

0

Татарстанда июль азагы — август башында һава торышы нинди көтелә?

Татарстанда июль азагы — август башында һава торышы турында Гидрометүзәк белгечләре сөйләде. Ведомство мәгълүматларына караганда, алдагы көннәрдә республика һаман да циклон йогынтысында калачак.

Болытлы, аязулар белән алмашынып торган һава сакланачак, төрле көчтәге яңгырлар көтелә. Аерым районнарда яшен һәм 15–17 м/с тизлеккә кадәр көчле җил булуы ихтимал. 31 июльгә каршы төндә һава +11…+16 градуска кадәр суытачак, көндез +18…+23 градус, 1 августта — +21…+26 градус булачак.

Якшәмбе, 2 августта, циклонның тыл өлешендә, нигездә Татарстанның көнчыгышында, урыны белән аз гына яңгырлар көтелә. Төнлә температура +12…+17 градус чикләрендә булыр, көндез — якынча +21…+26 градус.

Фараз буенча, 3–4 августта температура тагын бераз күтәреләчәк һәм көндез +23…+28 градус тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда аз гына яңгырлар да булуы мөмкин.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар