Онлайн трансляция

Свернуть

Иртәгә Татарстанда томан төшүе ихтимал

Иртәгә Татарстанда томан төшүе ихтимал

https://tnv.ru

05 Август 2026, 12:02

165

0

Иртәгә Татарстанда томан төшүе ихтимал
Пәнҗешәмбе көнне, 6 августта, Татарстанда әһәмиятле явым-төшем көтелми. Төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә томан төшүе ихтимал.

ТР Гидрометүзәгендә хәбәр иткәнчә, җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка күчеп исәчәк — сәгатенә 4–9 метр тизлектә, көндез урыны-урыны белән кыска вакытка 12 метрга кадәр көчәюе мөмкин.

Төнлә республика буенча һава +10…+15 градуска кадәр суыначак (Казанда +13…+15, түбән урыннарда +11…+13 градуска кадәр). Көндез һава +23…+28 градуска кадәр җылыначак (башкалада +26…+28 градус).

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар