Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда томан турында кисәтү чыкты

Татарстанда томан турында кисәтү чыкты

https://tnv.ru

05 Август 2026, 16:19

37

0

Татарстанда томан турында кисәтү чыкты
6 августта төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстан территориясендә урыны белән томан көтелә. Тиешле кисәтүне ТР Гидрометүзәге белгечләре таратты.

Юлларда күрү сизелерлек начараюы мөмкин, шуңа күрә республика халкына урамнарда һәм юлларда аеруча игътибарлы булырга киңәш ителә.

Җәяүлеләргә, мөмкинлек булганда, юлны җир өсте яки җир асты кичүләре аша гына чыгарга киңәш ителә. Машина йөртүчеләргә тизлекне киметергә, араны сакларга һәм кискен борылышлардан сакланырга кирәк.

Фото: ясалма интеллект белән ясалган / ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар