https://tnv.ru
25 Август 2026, 15:16
27
0

Халык календаре буенча гадәттә 28 августта башлана торган әбиләр чуагы быел Татарстанда соңрак килергә мөмкин. Мондый фаразны «Казанские ведомости» басмасына Россиянең атказанган метеорологы Роза Шәфикова белдергән.
Аның сүзләренчә, август ахырына кадәр һава торышын югары атмосфера басымы өлкәсе билгеләячәк. Аязучан болытлы һава көтелә, әмма тотрыклы җылы булмаячак: төньяктан искән салкын җил һаваның нык җылынуына юл куймаячак.
Төнлә һава температурасы +6…+10 градус, көндез нибары +15…+20 градус булачак. Бу җәйнең соңгы көннәре өчен уртача күрсәткечләрдән шактый түбән.
«Бөтен өмет чын әбиләр чуагы килүгә кала», — дигән Роза Шәфикова. Әмма синоптиклар әлегә аның төгәл кайчан башланачагын әйтми.
Фото: TNV.RU

Бүлешергә
Комментарии 0