Онлайн трансляция

Свернуть

Метеоролог Татарстанда сентябрьдәге һава торышы турында сөйләде

Метеоролог Татарстанда сентябрьдәге һава торышы турында сөйләде

https://tnv.ru

03 Сентябрь 2026, 14:45

18

0

Метеоролог Татарстанда сентябрьдәге һава торышы турында сөйләде
Россиянең атказанган метеорологы Роза Шафикова «Казанские ведомости» газетасына биргән интервьюсында Татарстанда сентябрьдә көтелә торган һава торышы турында сөйләде.

Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, айлык уртача һава температурасы климатик нормага якын булачак, ә явым-төшемнәр гадәттәгедән бераз кимрәк көтелә.

Сентябрьнең беренче биш көнендә һава температурасы кискен күтәрелеп, +25 градуска кадәр җитәчәк. Төнлә +7…+12 градус булачак, явым-төшемнәр көтелми. Соңрак һава торышы үзгәрүчән булырга мөмкин. Әбиләр чуагы турында әлегә төгәл әйтү кыен. Ай дәвамында иртәнге сәгатьләрдә туфракта аз гына кырау төшү ихтимал.

Метеоролог Татарстанда быел августның салкынча булуын искә төшерде. Шулай да күзәтүләр тарихында аномаль күренешләр дә булган.

Мәсәлән, 2016 елның августында уртача тәүлек һава температурасы нормадан 9 градуска югарырак булган, ә көньяк районнарда +38 градуска җиткән. Ул вакытта айлык уртача температура 1869 елда теркәлгән абсолют рекордка якынлашкан.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар