Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда чәчү кампаниясе ахырга якынлаша

Татарстанда чәчү кампаниясе ахырга якынлаша

https://tnv.ru

22 Май 2026, 17:06

1

0

Татарстанда чәчү кампаниясе ахырга якынлаша
Быел республика аграрийларына 1,5 млн гектардан артык мәйданда чәчү эшләре башкарырга кирәк. Алдынгылар рәтендә — Тәтеш, Зәй, Спас һәм Лениногорск районнары хуҗалыклары.

Яшел Үзән районында эшләрнең 80 проценты башкарылган — якынча 9 500 гектар мәйдан чәчелгән. Бу сезонда беренчеләрдән булып арпа һәм бодай чәчелгән. Төп игътибар техник культураларга бирелгән: көнбагыш өчен 2 500 гектар, кукуруз өчен 3 500 гектар билгеләнгән. Барлыгы районда 11 500 гектар мәйдан чәчәргә планлаштырыла.

Белгечләр фаразы буенча, һава торышы уңай булса, районның барлык хуҗалыкларында чәчү эшләре бер атна эчендә тәмамланачак.

Фото: magnific.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар