Онлайн трансляция

Свернуть

«Агроволга» һәм кооперация форумы алдыннан кунаклар Татарстан белән таныша

«Агроволга» һәм кооперация форумы алдыннан кунаклар Татарстан белән таныша

https://tnv.ru

08 Июль 2026, 11:10

179

0

«Агроволга» һәм кооперация форумы алдыннан кунаклар Татарстан белән таныша
Бүген Казанда берьюлы ике Халыкара чара - «Агроволга» һәм кулланучылар кооперациясе форумы ачылачак. 33 илдән дүрт меңнән артык катнашучы көтелә. Бүген аларны аэропортта, автовокзалларда каршы алалар. Чит ил журналистлары Татарстанга ике көн элек үк килгән.

Казан белән таныштылар, республиканың кооператив берләшмәләренә юл тоттылар. Алексеевскида ипи пешерүчеләр, Лаешта - чәй ясаучылар белән таныштылар. Аларның эшчәнлекләре турында видеолар төшерәләр. Экскурсиядә Һиндстан, Әрмәнстан, Узбәкстан, Кыргызстан һәм Әзербайҗан журналистлары катнашты.

Аларда кулланучылар кооперациясе алдында нинди бурычлар тора? Ерак юлны якын итеп килгән хезмәттәшләр белән Сиринә Васильева танышып кайтты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар