Онлайн трансляция

Свернуть

Сөт бәясе төшә, чыгым арта: Татарстан фермерлары чаң кага

Сөт бәясе төшә, чыгым арта: Татарстан фермерлары чаң кага

https://tnv.ru

10 Июль 2026, 11:20

246

0

Сөт бәясе төшә, чыгым арта: Татарстан фермерлары чаң кага
Ел башыннан Татарстанда сөтнең сатып алу бәясе кими. Аны якынча 33 сумнан кабул итәләр. Ә шәхси хуҗалыклардан гомумән 24 сумнан алалар. Фермерларның баш бәласенә әверелгән әлеге проблеманы бүген "Агроволга" күргәзмәсе барышында узган түгәрәк өстәлдә күтәреп чыктылар.

 Хәзер Татарстан - илдә сөтне сатып алу бәясе иң түбән булган төбәкләрнең берсе. Хәлне - продуктның үзкыйммәте елдан-ел артуы да катлауландыра. Складлар да сатылмаган сөт продукциясе белән шыплап тулган. Проблемадан чыгу юллары - Алия Сабирова репортажында.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар