Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кабат кими башлады

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кабат кими башлады

https://tnv.ru

03 Апрель 2023, 11:39

84

0

Узган тәүлектә йоктыручылар саны 114 иде.

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны кабат кими башлады
Узган тәүлектә Татарстанда 102 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 6 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 96 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров