Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 50дән кимеде

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 50дән кимеде

https://tnv.ru

12 Апрель 2023, 12:00

80

0

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны 50дән кимеде
Узган тәүлектә Татарстанда 49 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 13 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 53 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимү сәбәпле, Татарстанда хастаханәләрдә битлек режимын гамәлдән чыгарганнар, шулай ук авырулар янына хастаханәләргә килеп йөрергә рөхсәт иткәннәр.

Фото: ТНВ


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров