Онлайн трансляция

Свернуть

Тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 45кә кадәр төште

Тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 45кә кадәр төште

https://tnv.ru

18 Апрель 2023, 11:35

105

0

Тәүлек эчендә коронавирус йоктыручылар саны 45кә кадәр төште
Узган тәүлектә Татарстанда 45 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 14 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан 72 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимү сәбәпле, Татарстанда хастаханәләрдә битлек режимын гамәлдән чыгарганнар, шулай ук авырулар янына хастаханәләргә килеп йөрергә рөхсәт иткәннәр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров