Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 26 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда 26 кеше коронавирус йоктырган

https://tnv.ru

02 Май 2023, 11:34

1317

0

Татарстанда 26 кеше коронавирус йоктырган
Узган тәүлектә Татарстанда 26 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 5 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә йогышлы авырудан терелүчеләр теркәлмәгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2010 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кимү сәбәпле, Татарстанда хастаханәләрдә битлек режимын гамәлдән чыгарганнар, шулай ук авырулар янына хастаханәләргә килеп йөрергә рөхсәт иткәннәр.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров