https://tnv.ru
14 Апрель 2026, 10:57
10
0

Без 2 атнадан Габдулла Тукайның 140 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бүгенге чыгарылышта юбилей сериясендә әзерләнгән өченче репортажны тәкъдим итәчәкбез.
30нчы елларда татар әдәбияты дәреслекләренә Тукайның - 18әр шигыре кергән була. Бүген, урта буын - алтынчы сыйныф программасын карасак, аның бер публицистик әсәре һәм ике шигыре өйрәнелә. Тугызынчы сыйныфта да хәл яхшырак түгел икән - шигырләре нибары 3кә җиткерелгән. Мондый программа белән без бөек Тукайның бар фикер киңлеген татар баласына бирә алабызмы?
Әллә бүгенге мәктәп укучысы өчен Тукай - "Шүрәле", "Су анасы", "Кәҗә белән сарык" әкиятләре авторы гынамы? Аның милләт турындагы катлаулы һәм тирән эчтәлекле әсәрләрен бала кайдан һәм ничек өйрәнергә тиеш? Бәлки безгә мәктәп программасына - яңача карап, үзгәреш кертер вакыт җиткәндер? Чөнки соңгы елларда Тукай шәхесенең үзенә дә караш үзгәрә. Аны гади кеше буларак, образын эчтән ачу - бөеклеген тагын да арттырды.
Теманы Алия Хәйретдинова дәвам итә.

Бүлешергә
Комментарии 0