Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары кыскарак булырга мөмкин

Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары кыскарак булырга мөмкин

https://tnv.ru

30 Июль 2026, 14:14

13

0

Мәктәп укучыларының кышкы каникуллары кыскарак булырга мөмкин
Яңа уку елында Россия мәктәпләрендә кышкы каникулларны узган ел белән чагыштырганда бер көнгә кыскартарга тәкъдим ителә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Мәгариф министрлыгы киңәшләренә караганда, яллар 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәргә тиеш. Узган уку елында каникуллар 11 гыйнварда тәмамланган.

Көзге каникуллар 26 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр, язгы каникуллар 27 марттан 4 апрельгә кадәр булачак. Җәйге каникуллар 27 майда башлана һәм 31 августка кадәр дәвам итәчәк.

Беренче сыйныф укучылары өчен 15–21 февральдә өстәмә каникуллар да каралган. Ахыргы карар мәктәпләрнең үзендә кала.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар