Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда татар теле укытучылары укучыларының уңышлары өчен 115 мең сум алачак

Татарстанда татар теле укытучылары укучыларының уңышлары өчен 115 мең сум алачак

https://tnv.ru

25 Август 2026, 08:56

110

0

Татарстанда татар теле укытучылары укучыларының уңышлары өчен 115 мең сум алачак
Татарстан Хөкүмәте туган тел һәм әдәбият укытучыларын бүләкләү тәртибен раслады. Республика олимпиадаларында, шулай ук татар теле буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләр һәм дәрәҗәле урыннар алучыларны әзерләгән мөгаллимнәргә 115 мең сум күләмендә премия түләнәчәк.

Ел саен дәүләт һәм муниципаль мәктәпләрдә эшләүче 13 укытучы бүләкләнәчәк. Сайлап алу конкурсынТР Мәгариф һәм фән министрлыгы үткәрәчәк.

Комиссия укучыларның соңгы өч елдагы нәтиҗәләрен исәпкә алачак. Төп шартларның берсе — салымнар буенча бурычлар булмау. Бүләкләү бер тапкыр бирелә, акча республика бюджетыннан каралган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар