Онлайн трансляция

Свернуть

Арча районында агросәнәгать көллияте тулай торагы капиталь төзекләндерүдән соң ачылды

Арча районында агросәнәгать көллияте тулай торагы капиталь төзекләндерүдән соң ачылды

https://tnv.ru

03 Сентябрь 2026, 12:21

25

0

Арча районында агросәнәгать көллияте тулай торагы капиталь төзекләндерүдән соң ачылды
Арча районында агросәнәгать көллияте тулай торагы капиталь төзекләндерүдән соң ачылды. Эшләр «Бердәм Россия» партиясенең халык программасы кысаларында башкарылган.

Хәзер биредә 200 студент яши алачак. Бинада дүртешәр кеше урнаштыру өчен 50 заманча бүлмә җиһазландырыла. Укучыларга уңайлы булсын өчен, егетләр һәм кызлар өчен аерым катлар бүлеп бирелә.

Тулай торакта ашханә, ризык әзерләү бүлмәләре, заманча китапханә һәм студентлар советы эшли торган бүлмә бар.

Фото: tatarstan.er.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар