Онлайн трансляция

Свернуть

Казан белән Краснодар арасында янә туры авиаэлемтә урнаштырыла

Казан белән Краснодар арасында янә туры авиаэлемтә урнаштырыла

https://tnv.ru

16 Сентябрь 2025, 15:05

56

0

28 сентябрьдән Казаннан Краснодарга самолет оча башлый. Бу хакта Казан шәһәре матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Һава судносы Татарстан башкаласыннан атнага ике тапкыр очачак. Дүшәмбе көнне очып китү вакыты – сәгать 10:00 гә, ә очып килү вакыты сәгать 16:10 га билгеләнгән. Җомга көннәрендә самолет сәгать 10:10 да очып китәчәк һәм сәгать 16:20 дә кузгалачак.

Рейсларга Airbus A320 һава суднолары билгеләнгән. Самолет 158 пассажирга исәпләнгән.

Исегезгә төшерәбез, очышлар 2022 елның февраль азагыннан Краснодар аэропорты иминлекне саклау нияте белән туктаткан иде.

Фото: ТНВ, Алмаз Шиһабетдинов



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар