https://tnv.ru
31 Март 2026, 14:10
279
0

Татарстан башкаласында полиция хезмәткәрләре 21 яшьлек кыздан 230 мең сум акча урлауда шикләнелгән ир-атны тоткарлаган.
Зыян күрүче сүзләренчә, ул интернет-площадкаларның берсендә ике смартфон сату турында отышлы бәяле белдерү таба. «Сатучы» белән элемтәгә кереп, онлайн-килешү төзегәч, кыз күрсәтелгән счетка 230 мең сум күчерә. Әмма акча алынганнан соң сатучы элемтәгә чыгудан туктый, ә товар җибәрелми.
Казанның «Савиново» полиция бүлегенең җинаять эзләү хезмәткәрләре 44 яшьлек шәһәр кешесен тоткарлаган. Шикләнелүче гаебен таныган һәм акчаны шәхси ихтыяҗларга тотуын әйткән.
Әлеге факт буенча «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, тикшерү гамәлләре дәвам итә. Тоткарланучыга карата читкә китмәү турында имза рәвешендә чикләү чарасы сайланган.
Фото: сгенерировано ИИ

Бүлешергә
Комментарии 0