https://tnv.ru
31 Март 2026, 12:06
281
0

Казанда ял көнне булган коточкыч юл һәлакәтендә беръюлы өч кешенең гомере өзелде. Автоинспекторлар фаҗига кадрларын җәмәгатьчелеккә күрсәтте.
Лексус машинасын йөртүче ир-ат тизлеген сәгатенә 165 чакрымга җиткерә һәм юлны аеру өчен куелган бетон коймага килеп керә. Әлеге кадрлар таң калдыра — бәрелгәч, машина йортның икенче каты биеклегенә күтәрелә. Тикшерүчеләр авариянең сәбәпләрен ачыклау өчен мәетләргә суд-медицина экспертизасы уздыра башлады.
Рульдә - Тольятти шәһәреннән килгән танылган табиб, стоматолог Александр Беззубов булган. Кичә тикшерүчеләр аның исән чакта — авария мизгелендә аекмы-юкмы икәнен ачыклау өчен кан анализын алды. Фаҗига урыныннан Нәфисә Минәҗева.

Бүлешергә
Комментарии 0