Онлайн трансляция

Свернуть

Май бәйрәмнәрендә Казанга 225 мең турист килгән

Май бәйрәмнәрендә Казанга 225 мең турист килгән

https://tnv.ru

18 Май 2026, 16:10

16

0

Май бәйрәмнәрендә Казанга 225 мең турист килгән
Май бәйрәмнәре вакытында Казанга 225 мең турист килгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

«Форум кысаларында республика һәм ил өчен мөһим очрашулар узды, чара бик күп кешеләрне җәлеп итте», — диде ул.

Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, кунаклар Казанның тарихи матурлыгы, чисталыгы һәм төзеклеге турында еш әйтә.

«Бу — безнең визит карточка, һәм без бу дәрәҗәне сакларга тиеш. Май бәйрәмнәрендә бар мөмкинлекләрен кулланып эшләгән һәркемгә рәхмәт», — дип ассызыклады Метшин.

Фото: TNV.RU

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар