Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның Совет районында төзелеп килүче йортта янгын чыккан

Казанның Совет районында төзелеп килүче йортта янгын чыккан

https://tnv.ru

09 Июнь 2026, 09:57

0

0

Казанның Совет районында төзелеп килүче йортта янгын чыккан
Казанның Совет районындагы Сафлык урамындагы 24 нче йортта янгын чыккан. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгынга яшен сугу сәбәп булган — бинаның түбәсе янып киткән. Ут 150 квадрат метр мәйданны биләгән.

Ачык яну кичә 20:00 сәгатьтә сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Фото: Region 116

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар