Онлайн трансляция

Свернуть

Бүгенннән Казан метросы җәйге эш режимына күчте

Бүгенннән Казан метросы җәйге эш режимына күчте

https://tnv.ru

01 Июль 2026, 16:56

233

0

Бүгенннән Казан метросы җәйге эш режимына күчте
Бүгенннән Казан метросы җәйге эш режимына күчте. Предприятиедән, бу - пассажирлар саны кимү белән бәйле дип хәбәр итәләр. Хәзер эш көннәрендә иртәнге һәм кичке якта линиягә 10 поезд чыгарылачак.

Моңа кадәр 11 йөргән. Шуңа составлар арасында вакыт та арта төшә. Интервал - 5 минут 39 секунд тәшкил итә. Көндез, кеше азрак булганда, поезд килгәнне көтү вакыты тагын да арта, 8 минутка якын. Мондый режим август ахырына кадәр сакланачак. Чөнки җәйге яллар, каникуллар вакытында халыкның активлыгы кими диләр Метроэлектротранста.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар