https://tnv.ru
09 Июль 2026, 09:44
460
0

Казанда яшәүчеләргә шалтыратып, үзләрен мэрия хезмәткәрләре итеп күрсәтүче мошенниклар активлашкан. Яңа схема корбаннары арасында күбрәк өлкән яшьтәге кешеләр очрый. Бу хакта шәһәр хакимиятендә хәбәр иттеләр.
Явыз ниятле кешеләр имеш тиешле түләүләр яки бүләкләр турында әйтә, аннары документлар рәсмиләштерү сылтавы белән паспорт мәгълүматларын һәм СНИЛС номерын белергә тырыша.
Мэриядә ассызыклаганча, администрация хезмәткәрләре беркайчан да телефон аша шәхси мәгълүмат сорамый. Бүләкләр тапшыру билгеләнгән тәртип буенча үткәрелә һәм персональ мәгълүматларны ашыгыч җыюны таләп итми.
Мондый шалтырату килгән очракта, сөйләшүне шунда ук туктатырга һәм мошенниклык очрагы турында полициягә хәбәр итәргә кирәк.
Фото: magnific.com

Бүлешергә
Комментарии 0