https://tnv.ru
14 Июль 2026, 14:30
282
0

Казанның Идел буе район судында Аграр университет тулай торагының 62 яшьлек кастеляншасы Гөлнира Турсунова эше буенча тыңлаулар дәвам итә. Аны чит ил гражданнарын фиктив рәвештә исәпкә куюны оештыруда гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, хатын-кыз мигрантларны акчага теркәгән.
Гаепләнүченең ире арендага алган бер бүлмәдә якын чит илләрдән килгән 77 граждан теркәлгән булып чыккан. Тикшерү хокук бозуларны ачыклаган. Кичә шаһитләрдән сорау алганнар — алар хатын-кызның студентлардан да акча җыюын сөйләгән. 10 000–20 000 сумга ул билгеләрне яхшыртырга яки диплом белән ярдәм итәргә вәгъдә иткән, әмма моның өчен берни дә эшләмәгән.
Тикшерү моны мошенниклык дип квалификацияли. Гаепләү нәтиҗәсендә 43 эпизод күрсәтелгән. Гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган.
Фото: ТНВ

Бүлешергә
Комментарии 0