Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда ике кеше суда батып үлгән

Татарстанда ике кеше суда батып үлгән

https://tnv.ru

27 Июль 2026, 13:50

348

0

Татарстанда ике кеше суда батып үлгән
26 июльдә Татарстанда суда ике фаҗига булган. Казанда Казансу елгасында якынча 60 яшьләрдәге ир-ат батып үлгән. Аның мәетен коткаручылар ярдан 30 метр ераклыкта, 6,5 метр тирәнлектән тапкан.

Икенче очрак Актаныш районында теркәлгән. Пучы бистәсе янындагы буада 1975 елгы ир-ат батып үлгән. Аның мәете су өстеннән 30 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектән чыгарылган. Мәрхүмнең әйберләре яр буенда калган.

Ике һәлакәтнең дә сәбәпләре ачыклана. Эзләү-коткару эшләренә МЧС хезмәткәрләре һәм су астында эшләүчеләр җәлеп ителгән.

Фото: МЧС РТ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар