Онлайн трансляция

Свернуть

"Музыкаль сабантуй": ТНВда яңа шоуны кара һәм акча от!

"Музыкаль сабантуй": ТНВда яңа шоуны кара һәм акча от!

https://tnv.ru

02 Ноябрь 2024, 15:57

3173

44

"Музыкаль сабантуй": ТНВда яңа шоуны кара һәм акча от!
Якшәмбе, 3 ноябрь көнне, «ТНВ-Татарстан» каналында өр-яңа эксклюзив шоу «Музыкаль сабантуй» старт алачак. Проект кысаларында акчалата бүләк уйнату да каралган.

Исегезгә төшерәбез, музыкаль шоуда ике талантлы башкаручы профессиональ дуэльдә очрашачак һәм тере тавыш, хит, харизма белән көч сынашачак!
Турлар дәвамында йолдызлы жюри чыгышларны карап, үзләренең бәяләрен бирәчәк. Аларның фикере тамашачыныкы белән туры килү-килмәве онлайн тавыш бирүдә ачыкланачак.

Син дә йолдызлы жюри урынында була аласың! Комментарий калдыр, яраткан җырчың өчен тавыш бир һәм 10 000 сум акча от!
8 ноябрь көнне очраклы рәвештә АКЧАЛАТА бүләк отучыны билгелиячәкбез! Бәйгедә катнашыр өчен түбәндәге шартларны үтәү зарур:

1- ТНВ Татарча Вконтакте төркеменә кушыл
2 — Комментарийларда әлеге артистлар репертуарыннан яраткан җырыңны яз
3 — Опроста яраткан җырчың өчен тавыш бир. Һәм акча от!

Барлыгы алты җиңүче билгеләнәчәк, һәрберсе 10 000 сум алачак. Бәйгегә нигезләмәне сылтама буенча укырга мөмкин.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 44

Мазит

тапшыру әйбәт кенә.. ТНВга яңа сулыш  кирәк иде.  тик җырчыларны , җюрины сайлауга игътибарлы булырга кирәк. Юньле, мәгнәле сүз әйтә алмаган клоуннарны нигә җюрига утыртырга... Аңлашылмый...  4 нче серия бик йомшак.  Хәмитова тиешле ноталарны җыя алмый. Тембры  бик йомшак, җырлары күнелгә ятышлы түгел. Бу тапшвруның  җюрие да әзерлекле түгел.

Мазит

Бу тапшыру ТНВга яңа сулыш өрде кебек. Кимчелекләре дә бар, билгеле. Җюрига , артистларга саф татарча сөйләргә  өйрәнергә кирәк.  Венера ханымнан үрнәк алсыннар иде Шәрифуллина, Бәширә, Асаеваларның сөйләм теле әйбәт кенә. Телевидение бит ул халыкка үрнәк. Моны онытмыйк әле. 4 нче тапшыру бик йомшак . Җюри артистларга тиешле бәя бирә алмады. Мактаудвн узмадылар. Ә бит кимчелекләр шактый иде. Артистлар тиешле югарылыкта , нотада җырлый алмады. Җюрины сайлауга да бик җаваплы карарга кирәктер. Анда фикер әйтә алмаган клоуннарның нигә кирәге бар....

Дания

Шундый кунелле тапшыру, рэхэтлэнеп семья белэн карыйбыз!
Дэвамлы булсын иде

Фирдәвес

"Музыкаль сабантуй" бик кызыклы, матур, иҗади шоу . Озын гомерле булсын на на втором

Айсылу Хусаенова

Искечкич сабан туй .минга ошады молодцы

Гульфания

Унышлы, матур проект

Гуля

Исәнмесез, бу бик матур тапшыру. Уңышлар сезгә, гомерле тапшыру булыр дип ышанам.

Фэнис

Зофэр Хэертдиновнын "Су буенда  учак Яна" дигэн жыры ошый. Элвен Грейнен "Уфтанма" дигэн жыры ошый.

Нәсимә

"Музыкаль Сабантуй" тапшыруы искиткеч программа.Бик кызыксынып ,хәтта катнашып, җырлап утырам.Хәтта жюриларга кушылып, фикерләшеп тә утырам.Бу тапшыру озын гомерле булсын !

Замия

Бик куркэм тапшыру! Гомерле булсын!!!!

Лера

Шулхэтле яхшы проект килеп чыккан.Зур рэхмэт оештыручыларга, озын гомерле булсын бу проект. Буген 2нче передача булды, шундый кызыклы, тын алмыйча карап утырдым. Сезнен ижатыгыз алдында баш иям. Унышлар сезгэ!

Филюся

Минем беренче генә каравым. Бик кирәкле проект уйлап тапкансыз. Профессиональ җырчы (классикада да, эстрададада ) , педагог Винера Ганиева фикерләре, сораулары бик ошый, дөрес. Илвен Грейның "Кайтам әле Әлдермешкә"се заманча, яңа төсмер алган. Илвен Грей башкаруы ошый - иркен, үзен ихлас, самими тота. Ниндидер сөйкемле сөяге бар ул егетнең. Үз стиле бар.

Лилия

Бик матур проект уйлагансыз. Узгэ,бер тапшыруга да ошамаган. Ике буын жырчыларын очраштыру тэрбияви, унышлы килеп чыккан. Селкенми дэ карыйм бу тапшыруны. Рэхмэт бик зур❤️

Нурания

Искиткеч сабантуй дәвамлы булса иде.

Гуля

Бииик матур тапшыру.,унышлар, озон гомерле тапшыру булсын.Башкортостан,Стерлитамак. Без яратып карыбыз сезнен тапшыруны

Фирая

Бик матур тапшыру. Барысының да тавышлары искиткеч. Аерып булмый, берсен дә,рәхмәт монда жюрины прастой кешеләрне чакырырга кирәк, чөнки артистларны һәрвакыт халык бәяли бит. Шулай булса кызыклырак булыр иде

Гөлназ

Искиткеч матур,яңа форматтагы тапшыру,бөтен дөньяларымны онытып ахыргача тын да алмый карыйм,дэвамлы булсын.Бездэ жырчылар күп эле......

Милэушэ

Минем ин соекле жырчыларым буген.Бэширэ белэн Золфирэ.икесе дэ монлылар.Бэширэнен ,,Мендэрлэре".Золфирэнен барлык жырларын да яратам

Альбина

Херле коннэр.. Эйе бик матур зэвыклы передача. Бик тэ яратып карыйбыз. Тик менэ 16 ноябрь конне булган  сабантуйда Зофэр Хайретдинов белэн Элвин  Грей катнашуында.. Безнен атказанган исемен йорткэн жырчыбызнын уз-узен тотышы бер генэ дэ ошамады  Венера Ганиванын. Татарларда бар мен ул кешедэн "кул уптеру"....? Бу татарлар га хас йоламы???

Хамбалова

Шэп тапшыру мина зэлфирэ ошый анын "эйдэ энкэй буду бэхет"жыры ошый шэп жырлый килэчэге эметле тигез эшэснннэр алмаз белэн унышлар сезгэ.

21 - 40 из 44
Начало | Пред. | 123 | След. | Конец
Аватар