Онлайн трансляция

Свернуть

Ясалма фәһем башкарган җыр: хитмы, экспериментмы, әллә яңа чынбарлыкмы?

Ясалма фәһем башкарган җыр: хитмы, экспериментмы, әллә яңа чынбарлыкмы?

https://tnv.ru

25 Август 2026, 16:50

30

0

Ясалма фәһем башкарган җыр: хитмы, экспериментмы, әллә яңа чынбарлыкмы?
1 нче сентябрдән Россиядә ясалма фәһем турындагы тәүге закон гамәлгә керәчәк. Шулай ук, илдә төбәкләр белән берлектә “ясалма интеллектны кулланылышка кертү буенча дәүләт планы” әзерләнә. Шундый бурычны апрелдә Владимир Путин куйган иде.

Татарстанны алсак, бездә - ясалма фәһемне дәүләт оешмаларына, идарә системасына кертү буенча зур эш бара. Республикада әле моннан 7 ел элек үк ИИ технологияләре буенча вәкаләтле вәкил итеп, Булат Җамалиев билгеләнде. Ул вакытта күпләр ИИны ерак киләчәк дип кенә кабул итсә, Татарстан шул зур эшне башлап җибәргән иде. ИИның тормышыбызга озакка килүе бүген ап-ачык.

Быел җәй без ясалма фәһемне җыр сәнгатендә файдалануның шахите булдык."Синең янда гына юл башым". Чын кешеләр иҗат иткән, әмма ИИ башкарган җыр - интернетта вируслы җырга әйләнде дә куйды. Быелгы җәйге хитны нәрсә ХИТ иткән: авторларының талантымы, әллә ясалма фәһем мөмкинлекләреме? Ни өчен халык җырчылары бу күренешне кабул итмәде? Үзләре иҗатны ИИ-га кайсы орчакта тапшырырга әзер? Бәхәсле сорауларга җавапны Илгиз Шәкүров эзләде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар