https://tnv.ru
26 Май 2026, 10:10
374
0

Ял көннәрендә Чаллыда берничә фаҗигале хәл килеп чыкты. Шимбә - өч яшьлек кыз бишенче каттан егылып төшеп һәлак булды. Фаҗига — 65нче комплексның ун катлы йортларының берсендә килеп чыга.
Шул вакытка билгеле булганча, бала өйдә - мәктәптә укучы абыйсы белән генә калган. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
Фаҗигаларны булдырмый калу өчен, Чаллы хәйриячеләренең берсе тәрәзәгә урнаштыра торган йозакны бушлай өләшә башлаган. Луиза Сафуанова репортажы.
Бүлешергә
Комментарии 0