Онлайн трансляция

Свернуть

Зәйдә хатын-кызны кыйнау очрагы буенча дүрт җинаять эше кузгатылган

Зәйдә хатын-кызны кыйнау очрагы буенча дүрт җинаять эше кузгатылган

https://tnv.ru

09 Июнь 2026, 12:10

8

0

Зәйдә хатын-кызны кыйнау очрагы буенча дүрт җинаять эше кузгатылган
Бу ялларда Зәй шәһәрендә кылынган вәхшилек - бөтен Республиканы тетрәндерде. Домофон камерасыннан алынган видео - социаль челтәрдә һәм федераль басмаларда тарала. Хокук сакчылары мәгълүматы буенча, 34 яшьлек ир-ат - 29 яшьлек хатынны кыйнаган, ә үзен кулга алган вакытта, полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән.

Аңа карата хәзер берьюлы дүрт җинаять эше кузгатыла. Өчесе - Россия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин контролендә торачак. Бүген интернетта - зыян күргән хатын - видеоны социаль челтәрдә урнаштырган өчен - күршесенә гариза язган дигән хәбәр таралды. Бу дөреслеккә туры киләме һәм ир-ат җәзага тартылачакмы? Боларны ачыклар өчен Луиза Сафуанова Зәйгә юл тотты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар