https://tnv.ru
10 Июнь 2026, 09:10
104
0

Җәй көне офис эчендәге температура +28 градустан артып китсә, хезмәткәр эштән баш тартырга хокуклы. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында юрист Ольга Леонова сөйләгән.
«Офиста югары температура рөхсәт ителгән нормалардан артса, бу эштән баш тарту өчен нигез була ала. Утырып һәм аз хәрәкәтләнеп эшләүче офис хезмәткәрләре өчен җәйге максималь температура — 28 градус», — дип ассызыклады ул.
Бу норманың артуы сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин, шуңа күрә хезмәткәр җитәкчегә язмача хәбәр итеп, эшне вакытлыча туктатырга хокуклы. Гаризада термометр күрсәткечләрен, хезмәттәшләр катнашында теркәп, күрсәтергә кирәк.
Хезмәткәр җитәкчесен кисәтмичә һәм рөхсәт алмыйча эш урынын калдырырга тиеш түгел.
Фото: magnific.com

Бүлешергә
Комментарии 0