Онлайн трансляция

Свернуть

Тимер юлдагы фаҗигаләр: машиналар, электр чыбыклары һәм яшүсмерләрнең куркыныч мавыгулары

Тимер юлдагы фаҗигаләр: машиналар, электр чыбыклары һәм яшүсмерләрнең куркыныч мавыгулары

https://tnv.ru

10 Июнь 2026, 11:28

10

0

Тимер юлдагы фаҗигаләр: машиналар, электр чыбыклары һәм яшүсмерләрнең куркыныч мавыгулары
Ел башыннан Горький тимер юлларында 11 юл һәлакәте теркәлгән. Аларның 3се - Татарстанда килеп чыга. Барысында да - машиналар поезд астына килеп кергән.

Республикада булган иң куркыныч очрак - 1нче май фаҗигасе. Яшел Үзән районында 16 яшьлек егет балыкка барганда кармагы электр чыбыгына эләгеп, шунда ук янып үлгән иде. Тагын бер проблема - вагон өстенә менеп видеолар төшерүче яшүсмерләр. Алар инде төркемнәргә берләшә башлаган. Майда гына Дәрвишләр бистәсендә 14 яшьлек малайның гомере шулай өзелде. Ул социаль челтәрләргә кую өчен ролик төшергән. Теманы Инзилә Хөсәенова дәвам итә.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар