Онлайн трансляция

Свернуть

Яшел Үзән районында иртән берничә БПЛА бәреп төшерелгән

Яшел Үзән районында иртән берничә БПЛА бәреп төшерелгән

https://tnv.ru

05 Август 2026, 15:59

33

0

Яшел Үзән районында иртән берничә БПЛА бәреп төшерелгән
Бүген иртән Яшел Үзән районында берничә БПЛА бәреп төшерелде, дип хәбәр итте район башлыгы Михаил Афанасьев. Кыйпылчыклар төшү нәтиҗәсендә граждан объектларының берсендә янгын чыккан.

Аны тиз арада сүндергәннәр, зыян күрүчеләр юк. Соңгы ике атна эчендә бу — Яшел Үзәнгә һөҗүм итүнең дүртенче омтылышы.

Оборона министрлыгы мәгълүматлары буенча, төн эчендә ил буенча 17 төбәк өстендә, шул исәптән Татарстанда, самолет тибындагы 475 дрон юк ителгән.

Республикада пилотсыз аппаратлар куркынычы режимы бүген көндезге унике тулырга ярты сәгать кала гына бетерелде.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар