Онлайн трансляция

Свернуть

Көненә ничә адым йөрергә кирәк?

Көненә ничә адым йөрергә кирәк?

https://tnv.ru

26 Август 2026, 12:50

316

0

Көненә ничә адым йөрергә кирәк?
Көненә 10 мең адым йөрү турындагы киңәшнең фәнни нигезе юк, ул маркетинг ярдәмендә барлыкка килгән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Республика клиник хастаханәсенең ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов сөйләде.

Белгеч сүзләренчә, көн дәвамында җыелган адымнар санының файдасы турындагы фикер — япон гаджет җитештерүчеләре уйлап чыгарган миф.

Салихов нәтиҗәле физик активлык дип ярты сәгать дәвамында туктаусыз йөрүне саный. Бу якынча 5 мең адым тәшкил итә. Нәкъ менә шундый йөкләнеш нәтиҗә бирә.

Фото: сгенерировано ИИ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар